Чаллыда "Татарча диктант" язачаклар
Чаллыда 25 ноябрьдә татар теленнән белемнәрне тикшерү буенча “Татарча диктант” язуда ике мәйдан булачак. Аның берсе Чаллы дәүләт педагогия университеты һәм , икенчесе, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимна...
Диктант язуда катнашучыларга татар әдибе Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” әсәреннән өзек тәкъдим ителә. Диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Һәр мәйданда текстны атказанган мәдәният, сәнгать хезмәткәрләре, язучылар укыячак.
“Татарча диктант” тугыз илдә һәм Россиянең 20 төбәгендә узачак. Акция Татарстан, Россия һәм шулай ук чит ил мәйданнарында 25 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә башланып китә. Казанда әлеге чара биш урында узачак, теләге булганнар татар теленнән үз мөмкинлекләрен тикшереп белә ала.
"Татар-информ"
Добавить комментарий