Чистай мөселманнары "Туган тел" флешмобын оештыралар
Бүген Чистай мәчетләрендә "Туган тел" флешмобы узачак. Бу хакта республиканың Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Чара Чистай мөхтәсибәте инициативасы белән узачак.Имамнар һәм мәчетләрдә җыелган...
Чара Чистай мөхтәсибәте инициативасы белән узачак.
Имамнар һәм мәчетләрдә җыелган мөселманнар бергәләп Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен укыячак. Шул рәвешле Чистай мөселманнары мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсенә үз позициясен белдерә.
Шуны әйтергә кирәк, бүген республиканың барлык мәчетләрендә җомга намазлары татар телен саклау проблемасына багышланачак.
"Татар-информ"
Добавить комментарий