Daewoo Nexia автомобилен җитештерү туктатылган
Автомобиль Россия һәм БДБ илләрендә популяр иде.GM Uzbekistan Daewoo Nexia автомобилен җитештерүне туктату турында хәбәр иткән. Бу хакта “Российская газета” яза.Искә төшерик, “Дэу Нэксия”не Үзбәкстанд...
GM Uzbekistan Daewoo Nexia автомобилен җитештерүне туктату турында хәбәр иткән. Бу хакта “Российская газета” яза.
Искә төшерик, “Дэу Нэксия”не Үзбәкстанда җыя иделәр. Автомобиль Россия һәм БДБ илләрендә популяр иде. Күптән түгел Ravon брендына алыштырылган, Nexia исеме белән яңартылган Chevrolet Aveo җитештерүгә җибәрелгән иде.
2016 елның ун ае нәтиҗәләре буенча Ravon Россия дилерлары 756 автомобиль саткан.
Элегрәк Россия базарыннан Daewoo Matiz китүе турында хәбәр ителгән иде.
Чыганак: "Татар-информ"
Добавить комментарий