Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Хаҗга юллама откан Данил Хәйриев намазга 14 яшендә баскан

Хаҗга юллама откан Данил Хәйриев намазга 14 яшендә баскан

Чаллыда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI Бөтенроссия берләштерелгән турниры төгәлләнде.Ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча командалар...

30 марта 2019

Чаллыда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI Бөтенроссия берләштерелгән турниры төгәлләнде.
Ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча командалар арасында төп җиңүче һәм Диния нәзарәте кубогы иясе булып Яр Чаллы командасы танылды. Икенче урында - Әлмәт районы. Өченче урынны исә Оренбург өлкәсе һәм Татарстанның Саба районы командалары үзара бүлеште.
Җирәбә нәтиҗәләре буенча турнирның төп бүләге - хаҗга юлламаны 18 яшьлек Чаллы егете Данил Хәйриев отты. Ул милли көрәш буенча 80 кг үлчәү категориясендә I урынны яулады. Төп бүләкне аңа Татарстанда хаҗны оештыру буенча рәсми оператор “ДУМ РТ Хаҗ” вәкиле Илдус Сабитов тапшырды.
Бүгенге көндә Данил Хәйриев - Яр Чаллы политехник көллиятенең чыгарылыш курс студенты. Милли көрәш белән дүртенче ел шөгыльләнә. Намазга 14 яшендә баскан. "Мин, һичшиксез, бик шат. Һаман да төп бүләкне отуыма күңел ышанмый", - дип, кичерешләре белән уртаклашты булачак хаҗи.
Искәртеп узыйк: хаҗга юллама һәр спорт төре буенча үз авырлык категорияләрендә җиңүче дип табылган спортчылар арасында җирәбә уздыру нәтиҗәсендә уйнатылды.
Ярышларда Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан, шулай ук Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән барлыгы 68 көрәшче һәм 38 армрестлер көч сынашты. Турнирга кадәр аларның һәммәсе намаз уку тәртибен белү буенча тест узды, дип хәбәр итә dumrt.ru
38cbb252_46d0_4fb2_b572_72a7a1fd74a6 48ee92bf_01fe_48cd_be69_4a8a18845bfc 352c1d63_2827_469f_b4ff_31275dd47b63 567af508_a93a_473e_89b3_e99751e33e53 983af2fc_0a06_42d0_887e_78edfc1f9fae bdb9dd56_b2b8_4977_8571_ee04cead0bd8 danil

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: