Дәваланганда да - балалар әти-әниләре белән янәшә
Акция барышында җыелган акчалар Казандагы «Рональд Макдоналд йорты» хәйрия гаилә кунакханәсенә тапшырылачак.Татарстанда “Балаларга дәваланган вакытта әти-әниләреннән аерылмаска ярдәм итәбез” акциясе б...
Татарстанда “Балаларга дәваланган вакытта әти-әниләреннән аерылмаска ярдәм итәбез” акциясе башланды. Акция кысаларында барлык җыелган акчалар Казандагы «Рональд Макдоналд йорты» кунакханәсенә тапшырылачак.
Акциягә 10 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы иҗтимагый яшьләр палатасы утырышында старт бирелде, дип хәбәр итә «Рональд Макдоналд йорты» матбугат хезмәте.
Акция барышында республиканың 19 районына акча җыю өчен тартмалар бирелде. Моннан тыш, 10 ноябрьдә Алабугада хәйрия акциясе ярминкәсе үтте. Анда мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр ясаган төрле эшләнмәләр сатылды.
Декабрь аенда шундый ук ярминкә республиканың башка районнарында да үтәчәк. Анда озак вакыт «Рональд Макдоналд йорты»нда яшәп, Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланган балалар катнаша. Яңа ел алдыннан җыелган барлык акчалар Казандагы «Рональд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсен тотуга ярдәм йөзеннән тапшырылачак.
Добавить комментарий