Фәрит Мөхәммәтшин Казан марафонына старт бирде
«Бердәм Россия» командасы Казан марафонында 3 километрлы дистанциядә катнашты. Йөгерүгә стартны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәмм...
04 мая 2019
«Спорт, физкультура традицияләре безнең республикада һәм аның башкаласында актив рәвештә үсеп китте. Марафонда 30 илдән командалар катнаша. Бу чит ил командалары саны буенча рекорд, марафонда катнашучыларның гомуми саны буенча рекорд (25 меңгә якын кеше). Шуңа күрә бу чара - матурлык, сәламәтлек һәм мәхәббәтнең зур спорт бәйрәме», - диде ул.
«Санкцияләргә, безнең җиңел атлетларны допинг куллануда гаепләүләренә карамастан, без Татарстанда ничек җиңәргә һәм катнашырга кирәклеген үрнәк мисал итеп күрсәтәбез», - дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин катнашучыларга.
Узышта катнашудан тыш, партия фан-зонада медицина тикшеренүе чатыры оештырган. Анда теләге булган һәркем үзенең кан басымын һәм авырлыгын үлчи, шулай ук диетолог киңәшләрен ала алды, дип яза Татар-информ.
Добавить комментарий