Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Ел китабы-2015»: безнең өчен икеләтә сөенеч!

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы - 2015» конкурсына йомгак ясады...

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы - 2015» конкурсына йомгак ясады. Әйтүләренчә, конкурста 356 китап катнашкан, алар арасында чәчмә әсәрләр дә, шигырь җыентыклар да, публицистика, фәнни-популяр әдәбият та, рус телендәге басмалар да бар. Төгәлрәк әйтсәк, татар прозасына караган 40 китап, татар шигъриятенә караган – 45, 44 балалар китабы, 88 публицистика белән фәнни әдәбиятка караучы хезмәт, шуларның 94е – рус телендәге фәнни-популяр һәм публицистик басма.
21 апрельдә Милли китапханәдә тантаналы рәвештә «Ел китабы-2015» исеменә лаек булучы авторларны бүләкләү булып узды. Бу китапларның халык арасында поопуляр булуын ничек беләләр соң? Ел дәвамында республикабыз китапханәләрендә әлеге стаститиканы булдырыр өчен, мең ярымнан артык китапханә хезмәткәре күзәтү уздыра. Кемнәрне сорап алалар? Кемнәрне укыйлар? – барысы да җентекләп тикшерелә.
Конкурс җиңүчеләр арасында безнең журналның авторлары да бар. «Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә «Кто водрузил Знамя Побед над Рейхстагом» басмасы өчен Ягсуф Шафиков һәм «Казан Кремле» китабы өчен Фаяз Хуҗин призлы урыннарга ия булдыдар. Ягсуф Шафиковка шулай ук күпьеллык фидакарь хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты»н да тапшырдылар.
Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Бу җиңүләр безнең өчен – икеләтә сөенеч!

Добавить комментарий

Тема номера