Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Эрмитаж директоры Михаил Пиотровский: Тынычланыр өчен борынгы гарәп кулъязмаларын укыйм

“Дәүләт Эрмитажы” сәнгать һәм мәдәният-тарих музее директоры Михаил Пиотровский Болгар ислам академиясе студентлары белән очрашуын “Әссәламәгаләйкүм” дип сәламләүдән башлады.Бүген Михаил Пиотровский у...

“Дәүләт Эрмитажы” сәнгать һәм мәдәният-тарих музее директоры Михаил Пиотровский Болгар ислам академиясе студентлары белән очрашуын “Әссәламәгаләйкүм” дип сәламләүдән башлады.
Бүген Михаил Пиотровский уку йорты студентлары белән очраша. Чарада Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнаша.
Михаил Пиотровский академиягә ике китап бүләк итте. Беренчесе Эрмитаж фондыннан алынган борынгы кулъязма – Хаҗ сәфәре көндәлеге. Икенчесе – үз авторлыгындагы "Историческе предания Корана" китабы.
Михаил Пиотровский әйтүенчә, төрле милләт, дин вәкилләре бер-берсен өйрәнергә тиеш. “Бүген бу әйбер аеруча анык күренә: без барыбыз да бер дөньяда яшибез, дошманлашу юлына басмас өчен, бер-беребезне өйрәнергә кирәк”, – диде ул.
Пиотровский кулъязмаларның мөһимлеге турында ассызыклады. "Яңа заман мөмкинлекләре кулъязманы кырыйга куярга мөмкинлек бирә, дип уйлаучылар ялгыша. Хәтта мин үзем дә, кайвакыт тынычланыр өчен борынгы гарәп кулъязмаларын укыйм. Бу әйбер минем фикерләремә тирәнлек бирә, хәтта көндәлек проблемалар хәл иткәндә сүз үтемлегем арта", – диде музей директоры.
Белешмә өчен: Михаил Борисович Пиотровский – Көнчыгышны һәм исламны өйрәнгән галим, тарих фәннәре докторы. 1992 елдан Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан федераль дәүләт мәдәният оешмасы «Дәүләт Эрмитажы» сәнгать һәм мәдәният-тарих музееның генераль директоры.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера