“Җыерчыклар хатын-кызларны да бизи”
Өлкән кеше матур була аламы? Әлбәттә, әле ничек кенә! Өстәвенә аның түшен күпсанлы орден-медальләр бизәсә! “Татмедиа”бинасының беренче катында ачылган фотокүргәзмә белән танышкач, ирексездән шундый фи...
06 мая 2020
Фотокүргәзмә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Аның авторы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, дистә еллар республика матбугатында эшләгән шәхес – Фәрит Гобәев. Ике ай эчендә ул Татарстанның 45 районында булып, сугыш ветераннары белән очрашкан. Һәм аларны фотосурәткә төшергән.
Фото: Александр Ефремов
-Гадәттә, ир-атларны җыерчыклар бизи дибез,- диде Фәрит Гобәев. – Алар хатын-кызны да бизи икән. Бары тик җаен белергә кирәк.
Җай дигәндә, фотограф аклы-каралы фонны күздә тота.
-Әгәр фотосурәтләрне төсле итеп биреп, ветеран әби-бабайларның битендәге җыерчыкларын алсак, болай табигый килеп чыкмаган булыр иде. Менә шуның өчен дә аклы-каралы фонны сайладык.
Һәр фотосурәттәтә олы бер язмыш. Алар безне үткәнебезгә, дәһшәтле елларга алып кайта. Ә аны онытырга ярамый, мөмкин дә түгел...
Руфия Фазылова
Добавить комментарий