Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Фәрит Мөхәммәтшин Казан гимназиясендә парламент дәресе уздыра

Быел чара "Татарстан-2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем" темасына багышлана.Бу минутларда Казанның 90 нчы гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында парламент дә...

Быел чара "Татарстан-2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем" темасына багышлана.
Бу минутларда Казанның 90 нчы гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында парламент дәресе уза. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары - республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнаша. Алар иң элек гимназия янындагы спорт мәйданчыгы һәм анда сәламәтлекләрен ныгытучы балалар белән танышты. Шуннан соң гимназиянең актлар залында парламент дәресе башланып китте. Бирегә 5 сыйныфтан алып, чыгарылыш сыйныфларына кадәр чакырылган. Дәреснең темасы - "Татарстан-2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем"дип атала.
Мәгълүм булганча, мондый чаралар Татарстан парламенты тарафыннан 2009 елдан бирле уздырыла. Беренче елны дәресләр "Законнар кайда барлыкка килә?" темасына багышланган булса, узган ел республика мәктәпләрендә укучылар өчен "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына парламент дәресләре үткәрелде. Парламент дәресләре кысаларында конкурс та оештырыла. Быел ул 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Башлангыч сыйныфларда укучылар арасында рәсемнәр бәйгесе, 5-9 сыйныфлар арасында иншалар, 10-11 сыйныфлар арасында эсселәр һәм "Татарстанның мәдәни брендлары", "Безнекеләрне бел!" темаларына мәгълүмати роликлар, "Татарстан стратегиясе - минем стратегиям" темасына мәктәп проектлары бәйгесе узачак.
Автор: Лилия Локманова.
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера