Казанлылар сәүдә үзәкләре янында флюорография ясый алачак
Казанда барлык теләүчеләр ике сәүдә үзәге территориясендә флюорографик тикшерү уза алачак. Акция Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көненә багышланган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы...
25-нче мартта күчмә флюорография җайланмасы «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексы янында түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Ибраһимов проспекты, 56, тикшерүне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр узарга була. 26-нчы март көнне 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр диагностика тикшерүе «Мега» сәүдә үзәге территориясендә: Җиңү проспекты, 141 адресы буенча узачак.
Шулай ук республика халкы өчен 24-нче марттан 1-нче апрельгә кадәр туберкулезны профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсе белгечләре консультациясен 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон буенча алырга була: +7(843)238-21-74.
KZN.RU
Добавить комментарий