Яңа елдан алкоголь продукциясе кыйммәтләнә һәм аны пластик шешәләрдә сатуга чикләү кертелә
Чит ил шәрабенә акцизлар ставкасы ике тапкыр арта. 1 гыйнвардан алкоголь бәясе арта. Моның сәбәбе - Россиядә алкогольгә акцизлар ставкасы арттырылу. Салым кодексының тиешле нормалары үз көченә керде.1...
1,5 литрлы полимер савытларда алкоголь продукциясен чыгару (ә 1 июльдән ваклап сату) тыелачак. Әлеге тыюны бозучыларга карата административ җәза каралган.
Аерым алганда, чит ил чималыннан әзерләнгән "шампан" шәрабенә 1 гыйнварьдан акциз литрына 36 сумнан (10 сумга арткан) була, Россия виноградыннан зерләнгән шампан шәрабенә акциз бер сумга арткан – литрына 14 сум дигән сүз.
Чит ил шәрабенә акциз ставкалары ике тапкырга арткан: литрына 9 сумнан 18 сумга кадәр. Россия шәрабенә акциз үзгәрешсез, ул узган елдагыча литрына 5 сум кала.
Каты алкогольгә акциз ( 9 проценттан артык спирт булганда) узган ел литрына 500 сумнан булса, быел 523 сумга кадәр арта.
1 гыйнвардан төбәкләр һәм федераль бюджет арасында акцизлардан кергән кермне бүлү принцибы үзгәрде. Россия субъектлары бюджетына җибәрелүче алкогольгә акцизлардан керемнәр өлеше 50дән 60 процентка кадәр арттырылды.
Шулай ук тәмәкегә акциизлар ставкасы үсәчәк. Хәзер акцизлар электрон сигарет өчен дә кирәк булачак. Бәяләр шулай ук 5 класслы автомобиль бензинына һәм дизель ягулыгына да кагылачак.
Чыганак: "Татар-информ"
Добавить комментарий