Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Язучылар берлеге рәисе “Казан” аэропортына Тукай исеме бирелергә тиеш дип саный

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Казан” аэропортына ни өчен Габдулла Тукай исеме бирелергә тиешлеген аңлатты.“Тукай ул – безнең Татарст...

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Казан” аэропортына ни өчен Габдулла Тукай исеме бирелергә тиешлеген аңлатты.
“Тукай ул – безнең Татарстанның, аның халкының символы. Борынгы бабаларыбыз, татарлар яшәүче җирне аңлата торган, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, телебез, динебез, гореф-гадәтебезне дә ачып бирә торган исем ул. Бу җирдә кем яши дигәндә, “Тукай балалары, татар балалары яши” дигән сүзне кайтара торган исем”, - диде Данил Салихов.
Ул Тукай исемендәге дәүләт премияләре дә булуын искәртте. “Дөресен генә әйткәндә, татарлар яши торган җирнең аэропортында халык хөрмәт итә торган олуг шәхес булырга тиеш. Тукайны бит төрки халыклар гына түгел, бөтен милләтләр дә хөрмәт итә, шуңа күрә без Тукай исемен кушарга тиешбез”, - диде.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: