Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Республика ифтарына билет алып керә алмаучылар өчен ланч-бокслар әзерләнәчәк

25 май көнне "Казан-Арена" стадионында узачак республикакүләм ифтарга билет белән керә алмаучылар өчен бер мең ланч-бокс әзерләнәчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбуга...

25 май көнне "Казан-Арена" стадионында узачак республикакүләм ифтарга билет белән керә алмаучылар өчен бер мең ланч-бокс әзерләнәчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында билгеле булды.


"Узган ел билетсыз килүчеләргә 250 ланч-бокс әзерләнде, әмма алар барысы да таралып бетмәгән",  - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. Аның сүзләренчә, стадионга кергәндә кунакларга бүләк тә бирәчәкләр.


Ифтарда меню быел да, узган елдагыдан бик аерылмаячак. Кунаклар өчен хөрмә, җиләк-җимеш, яшелчәләр, чәкчәк, баллы ризыклар, су, соклар, конфетлар, ит ризыклары әзерләнәчәк. Шулай ук пылау пешерү ниятләнә.


"Безнең максат пылауларны җылы килеш өстәлгә китерү. Пылау азык-төлек департаментында әзерләнеп, суынган очракта, "Казан-Арена" стадионында җылытылачак", - диде "Казан-Арена" директоры Радик Миңнәхмәтов.


Пылау әзерләү өчен барлыгы 1,3 тонна дөге, 15 мең кисәк чәкчәк, 600 кг конфет, 600 кг колбаса алынган. Моннан тыш, 15 мең өчпочмак, 15 мең бөккән, 850 кг алма, 700 кг груша, 750 кг әфлисун һ.б. ризыклар әзер.


"Ризык - чараның асылы түгел. Без бер-беребез белән очрашырга, намаз укырга киләбез. Кемдер ел дәвамында дусты белән очраша алмый һәм бу ифтарда күрешергә мөмкин", - диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.


"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера