Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Игътибар! Конкурсның соңгы көне!

Бүген Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешенә багышланган журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча VII Республика конкурсында катнашу өчен эшләрне кабул итүнең соңгы көне.Конкурск...

Бүген Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешенә багышланган журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча VII Республика конкурсында катнашу өчен эшләрне кабул итүнең соңгы көне.
Конкурска барлык төр милек формаларындагы басма, электрон, радио һәм телевизион массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче журналистларның татар һәм рус телләрендә башкарылган эшләре һәм медиа-проектлары кабул ителә  (Конкурс шартлары турында тулырак ТР Икътисад министрлыгы сайтында укыгыз).
Конкурс үткәрелгән һәр юнәлеш буенча җиңүчегә конкурс лауреаты дипломы һәм 30 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырыла.
Конкурска 2016 елның 1 гыйнварыннан 2016 елның 15 ноябренә (әлеге датаны кертеп) кадәр басылган, электрон ММЧна урнаштырылган, радио- һәм телеэфирда яңгыраган эшләр кабул ителә.
Конкурс эшләре түбәндәге адрес буенча электрон формада да кабул ителә: Alsu.Sharafutdinova@tatar.ru, «Конкурска» дигән тамга куярга онытмагыз.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: