Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Илсур Метшин Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе арту котылгысыз булуын әйтте

Казан шәһәренең җәмәгать транспортында йөрү өчен бәяләрне арттыру котылгысыз. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.“Без ташламага хокукы булган пассажирларны барл...

Казан шәһәренең җәмәгать транспортында йөрү өчен бәяләрне арттыру котылгысыз. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.
“Без ташламага хокукы булган пассажирларны барлык төр транспортта йөртәбез – алар 38 процент, ягъни бөтен сумма да тулыландырылмый. Шунлыктан без әлеге саннарга төзәтмәләр кертергә тиешбез. Тариф өч ел дәвамында күтәрелмәде”, - диде Илсур Метшин.
Моннан тыш, мэр сүзләренчә, Казанның җәмәгать транспорты системасында эшләү өчен 250 машина йөртүче җитми.
“Әгәр дә без җәмәгать транспорты системасының үсешен телибез икән – ике юл бар. Казанда ике вариант та кулланыла — республикадан да, шәһәр бюджетыннан да дәүләт ярдәме бар. Әмма тарифны арттыру да котылгысыз”, - дип йомгаклады мэр.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: