Ушу мастеры Ильяс Хөснетдинов XV дөнья чемпионатының көмеш призеры булды
Татарстаннан ушу мастеры Ильяс Хөснетдинов XV дөнья чемпионатының көмеш призеры булды. Анда Кытай, Малайзия, Индонезия, Филиппин, Һиндстан, Иран, Тайпей, Сингапур, Таиланд, Макао, Гонконг, Япония, Кор...
«Көмеш»не бик яхшы нәтиҗә дип саныйм. Иң катлаулы программа ясаган Кытай вәкиле җиңүче булды. Стартка бер ай кала аягыма операция ясадылар. Аяк табанының кимерчәге өзелгән иде, буынны блокировкалады, шуңа күрә катлаулылыкны киметтем. Әмма тернәкләнеп, әзерләнергә өлгердем», - диде спортчы.
Спортчы таолу дисциплинасында (формаль күнегүләр комплекслары) чыгыш ясады. Әмма турнирдагы чыгышларын әле тәмамлады — иртәгә гуньша (колга белән эш) узачак. «Мине бу төрдә программаның фавориты һәм алтын медальгә дәгъва кылучы буларак кабул итәләр, чөнки мин 2018 елгы Дөнья кубогының гамәлдәге җиңүчесе рангында чыгыш ясыйм», диде ул.
"Татар-информ"
Добавить комментарий