Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Юстиция министрлыгы базасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге төзеләчәк

Быел Татарстанның Юстиция министрлыгы базасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге булдырылачак. Бу хакта йомгаклау коллегиясе утырышында Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтте."2019 елда дәүләт һәм...

Быел Татарстанның Юстиция министрлыгы базасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге булдырылачак. Бу хакта йомгаклау коллегиясе утырышында Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтте.
"2019 елда дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган системаларда катнашучылар тарафыннан бушлай юридик ярдәм күрсәтү эшен көчәйтү бурычын куябыз. Моның өчен II кварталда министрлык мәйданында бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәген оештыру планлаштырыла. Дәүләт системасы вәкилләре белән беррәттән, юридик клиникалар һәм дәүләтнеке булмаган үзәк тә эшләячәк”, - диде министр.
Аның әйтүенчә, быел түләүсез дәүләт юридик ярдәм системасында катнашучылар Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә эшләнгән “Бушлай юридик ярдәм” мәгълүмати системасында эш башлаячак. “Система электрон формада бушлай юридик ярдәмгә хокукы булган гражданнар реестрын алып бару, аннан кирәкле документлар алу, аларга оператив анализ ясау мөмкинлеге бирәчәк”, - диде.
“Беренче кварталда министрлыкка, системада катнашучылар өчен укулар оештырып, аны кулланганда методик ярдәм күрсәтү кирәк. Адвокатларга бушлай юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр 100 процент дәрәҗәдә системада күренергә тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Заһидуллин.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера