Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Качаловлылар нинди яңалыклар белән сөендерерләр?

30 июнь көнне В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур Рус драма театры "Акылсыз көн, яки Фигароның өйләнүе" спектакле белән үзенең 228 нче театр сезонын тәмамлады. 1 июль көнне узган матбугат конфер...

30 июнь көнне В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур Рус драма театры "Акылсыз көн, яки Фигароның өйләнүе" спектакле белән үзенең 228 нче театр сезонын тәмамлады. 1 июль көнне узган матбугат конференциясендә театр вәкилләре журналистларга узган сезонның нинди яналыкларга бай булуы һәм тамашачыларны нәрсәләр белән кызыксындырулары турында сөйләделәр.
“Әлеге үткән сезон театр тарихына, беренче чиратта, ике зур фестиваль белән кереп калачак. Беренчесе – көз көне узган Беренче Качалов фестивале, ә икенчесе –  театр елына багышланган “Европа- Россия-Азия” дип аталган театр форумы, ” – дип, сүзне башлап җибәрде театр директоры Александр Славутский.
Әлеге театр форумнарында Россия, Европа һәм Азия театр коллективлары катнашкан. Төрле офф-программа кысаларында очрашулар, дискуссияләр, мастер-класслар узуы, танылган театр сәнгате осталары белән ачык диалогта сөйләшү мөмкинлеге  булуы  –  театр артистлары өчен барысы да бик мәгълүмати  һәм кызыклы булган.
“228 нче сезон тамашачыларны заманча театр процесслары һәм тенденцияләре белән генә таныштырып калмады. 11 февральдә, Василий Иванович Качаловның туган көнендә, Театр музеен ачу тантанасы булып узды. Әлеге әһәмиятле вакыйгада  кунаклар арасында Василий Ивановичның туганнары һәм ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та катнашты,” – дип сүзне дәвам итте театр мөдире Роман Копылов.
Киләсе сезонда театр яратучыларны нинди яңалыклар һәм проектлар көтә? Бу турыда әдәби бүлек буенча сәнгать җитәкчесе Диләрә Хөсәенова әйтеп китте:
- Безнең театр 22 августтан 28 августка кадәр WorldSkills чемпионатының мәдәни программасында катнашачак. Әлеге программа кысыларында театрның иң яхшы спектакльләре куелачак. Планнарга килгәндә, 18 сентябрьдә яңа, 229нчы  сезон "Фигароның өйләнүе" спектакале белән башланып китәчәк.
Октябрьнең беренче яртысында Александр Славутский җитәкчелегендә "Дракон" спектакале дөнья күрәчәк. Шулай ук Марсель шәһәрендә (Франция) уза торган рус сәнгатенә багышланган 25 нче юбилей фестивалендә һәм Төркиядә халыкара фестивальләрдә катнашып, Александр Копков пьесасы буенча "Алтын фил" комедиясен күрсәтергә планлаштырабыз.
 
Диләрә Талипова
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: