Казан 2019 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итеп алды
44 нче WorldSkills дөнья чемпионатының ябылу тантанасында Россия делегациясенә халыкара ярышларның әләме тапшырылды.Абу-Дабида 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатының ябылу тантанасынд...
44 нче WorldSkills дөнья чемпионатының ябылу тантанасында Россия делегациясенә халыкара ярышларның әләме тапшырылды.
Әләм Россия делегациясе башлыгы – РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары, WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 2019 елда Казанда дөнья чемпионатына әзерләнү һәм уздыруның оештыру комитеты рәисе Ольга Голодецка тапшырылды. Аның белән бергә әләмне Татарстан Президенты, оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар кабул итеп алды.
Казанда чемпионат 2019 елның 29 август – 3 сентябрь көннәрендә уза.
“Татар-информ”
Фото: www.instagram.com/rusminnikhanov
Добавить комментарий