Казан 2025 яки 2026 елда яшүсмерләр Олимпия уеннарын кабул итәргә мөмкин
2025 яки 2026 елда Татарстан башкаласы яшүсмерләр Олимпия уеннарын кабул итә ала. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстан спорт министры Владимир Леонов сөйләде.«Безнең 2025, яки 2026 е...
2025 яки 2026 елда Татарстан башкаласы яшүсмерләр Олимпия уеннарын кабул итә ала. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстан спорт министры Владимир Леонов сөйләде.
«Безнең 2025, яки 2026 елда яшүсмерләр Олимпия уеннарын үткәрүгә гариза бирү өчен тулы киләсе ел бар. Даталар билгеле түгел, чөнки аларның регламенты үзгәрә — алар җәй белән кышны аерырга тели», - дип хәбәр итте Леонов журналистларга.
«WADA карарларын көтәбез һәм бу мәсьәләгә әйләнеп кайту өчен үзебезгә язга кадәр вакыт куябыз. Бездә федераль хезмәттәшләрдән башлангыч хуплау бар инде»,- диде Татарстан спорт министрлыгы башлыгы.
"Татар-информ"
Добавить комментарий