Казан Кремле янында 8 Март уңаеннан гадәти булмаган флешмоб узды
Чарада йөзгә якын егет һәм кыз катнашты. Алар сигезле саны һәм «март» сүзе фигураларын төрле төсләр гаммасында төзеде.Казан Кремле янында 8 Март уңаеннан гадәти булмаган флешмоб үткәрелде. GlobalMedia...
Чарада йөзгә якын егет һәм кыз катнашты. Алар сигезле саны һәм «март» сүзе фигураларын төрле төсләр гаммасында төзеде.Казан Кремле янында 8 Март уңаеннан гадәти булмаган флешмоб үткәрелде. GlobalMedia командасы Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затлар өчен видеокотлау төшерде.
Чарада йөзгә якын егет һәм кыз катнашты. Алар сигезле саны һәм «март» сүзе фигураларын төрле төсләр гаммасында төзеде. Хәзерге вакытта әлеге ролик меңләгән лайк һәм репост җыярга өлгерде инде.
Гүзәл затлар социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә видео астында рәхмәт сүзләре һәм ихластан соклану сүзләре язып калдырды. Менә аларның кайберләре: «Афәрин! Зур рәхмәт сезгә! Бик ошады!», «Яшьләр, булдырасыз! Бик яхшы идея һәм искиткеч дәрәҗәдә гамәлгә ашырылган!»
Роликны социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та урнаштырды.
Чыганак: "Татар-информ"
Добавить комментарий