Казан кызы фигуралы шуу буенча Европа чемпионы булды
Евгения Тарасова чемпионатта Владимир Морозов белән парлы шуу төрендә чыгыш ясады.Евгения Тарасова чемпионатта Владимир Морозов белән парлы шуу төрендә чыгыш ясады.Россиянең тимераякта фигуралы шууның...
Россиянең тимераякта фигуралы шууның парлы төрендә чыгыш ясаучы спортчылары Евгения Тарасова белән Владимир Морозов Чехиянең Острава шәһәрендә уза торган Европа чемпионатында җиңү яулады.
Әлеге пар кыска программадан соң ук беренче урынга күтәрелгән иде. Ә ярышларның икенче көненнән соң гомуми 227 балл җыеп, лидерлыкларын саклап кала алдылар. Көмеш медаль Германия спортчылары Алена Савченко белән Бруно Массога (222 балл) эләкте. Өченче баскычта Франциядән Ванесса Джеймс белән Морган Сипре пары (220 балл).
Шунысы да игътибарга лаек: Олимпия чемпионнары Ксения Столбова белән Федор Климов дүртенче урында гына калды.
Евгения Тарасова – Казан кызы. Фигуралы шууда беренче адымнарын ялгыз шуучы буларак Татарстанда ясады. 2010 елда Мәскәүгә күченде һәм парлы шуу төре белән шөгыльләнә башлады.
Сүз уңаеннан, әлеге пар Европа чемпионатында беренче тапкыр алтын медаль яулады.
Чыганак: "Татар-информ"
Автор: Фәрит Салихов
Добавить комментарий