Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казан Мәрьям Ана иконысы соборын торгызу эшләре кышын да алып барылачак

Минтимер Шәймиев шуның буенча киңәшмә уздырдыТоргызыла торган Казан Мәрьям Ана иконысы соборының нигезен эшләү буенча эшләр 10 октябрьгә төгәлләнергә тиеш, ләкин храмны төзү эшләре кышын да алып барыл...

Минтимер Шәймиев шуның буенча киңәшмә уздырды
Торгызыла торган Казан Мәрьям Ана иконысы соборының нигезен эшләү буенча эшләр 10 октябрьгә төгәлләнергә тиеш, ләкин храмны төзү эшләре кышын да алып барылачак. Бу хакта шушы проектка багышланган киңәшмәдә Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев игълан итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте биргән мәгълүмат буенча, күчмә үтырыш Зур Кызыл урамындагы төзелеш мәйданчыгында башланды. Биредә храмның тарихи нигезен ныгыту эшләре төгәлләнеп килә. ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан нигез белән мәгарәи храмны карап чыкты, аның соңгысы да торгызыла.
Аннары киңәшмә Богородица монастыреның Крестовоздвижение чиркәвендә дәвам иттерелде.
“Татарстан Президенты Указы кабул ителгәннән соң, без Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү буенча бурычларны билгеләгән идек. Академия төзү эшләрен алданрак башкарып чыгабыз, чөнки тигез урында яңабаштан төзү күпкә җиңелрәк, анда барысы да тикшерелгән, җайга салынган, эшләр график буенча бара. Киләсе елга академия корпусын төзеп бетерербез дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. - Ләкин соборны торгызу – гадәттәгедән катлаулы мәсьәлә. Без инде әллә ничә тарихи объектны торгыздык, шушы елларда ярыйсы ук тәҗрибә тупладык, шулай булуга карамастан, собор – катлаулы объект”. Эшнең катлаулы өлешен – фундаментны ныгытуны әйбәт кенә башкардык, элек ничек булган, шулай торгызыла, шул исәптән мәгарәи храм да, дип канәгатьлек белдерде ул. 10 октябрьгә нигез эшләрен тәмам итеп, аннары кышкыга эшләрне билгеләргә кирәк булыр. График киеренке булыр, ләкин эшләмәслек түгел, диде.
М.Шәймиев митрополит Феофанны төзелеш эшләре турында белешеп торырга вакыт табуы һәм проектны гамәлгә ашыру барышын күзәтеп баруы өчен рәхмәт белдерде.
Митрополит Феофан Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кириллга соборны торгызу эшләре турында мәгълүмат биреп торуын әйтте. Храмны торгызу – ул мәдәни-тарихи объектларның берсен торгызу гына түгел, җәмгятьнең торышын сынау да, дип саный ул. “Патриарх Кириллга биредә бердәмлек, килешүчәнлек мохите, хакимиятнең җитәкче руханилар белән багланышлар мөһимлеген аңлавы ошады. Мин Минтимер Шәрипович белән беренче очрашуда ук, әгәр алынса, ахырына кадәр эшләячәген аңладым”, - дип, ул республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
“Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова чыгышында: “Без нормаль эш ритмына керештек, система төзедек, бер-беребезне аңлыйбыз һәм үзара багланышта эшлибез. Иң мөһиме – алган темпны сүлпәнәйтергә ярамый, фәкать арттырырга кирәк. Процесста катнашучыларның барысына да бурычлар билгеләнде”, - дип билгеләп үтте.
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: