Казан мэры «Хан йорты» яңа ел авылы белән танышты
Беренче тапкыр ачылган комплекс 14 гыйнварга кадәр эшләячәк.Казан мэры Илсур Метшин «Казан» Халыкара ат спорты комплексы мәйданында «Хан йорты» яңа ел милли авылында булды. Биредә кышкы күңел ачу мәйд...
Казан мэры Илсур Метшин «Казан» Халыкара ат спорты комплексы мәйданында «Хан йорты» яңа ел милли авылында булды. Биредә кышкы күңел ачу мәйданы беренче тапкыр ачылды. «Хан йортында» чыршы бәйрәмендә шәһәр башлыгын Кыш бабай котлады һәм том-томнар салынган бүләк тапшырды.
Проект җитәкчесе Луиза Мингалиева программада һәр көнне анимацияле шоу, иҗади коллективлар чыгышы, 1нән 8 гыйнварга кадәр балалар өчен “Шәһәрдә әкиятләр” интерактив программасы каралган, дип сөйләде. Шулай ук бәйрәмгә килүчеләр атларда, ә хаски-паркта – этләрдә йөриячәкләр, ачык шугалакта шуып күңел ачарга да була.
Мэр яңа мини-футбол манежын карады, ярминкә белән танышты. «Казан» Халыкара ат спорты комплексы мәйданында «Хан йорты» проектын булдыруны тәкъдим иткән «Татспиртпром» компаниясе генераль директоры Ирек Миннәхмәтов әлеге мәйданда шулай ук пейнтбол үзәге ачылу мөмкинлеге булуын җиткерде.
Чыганак: "Татар-информ"
Добавить комментарий