Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда 2019 елга муниципаль хезмәтләрнең яртысы электрон төргә күчерелергә ниятләнелә

Бүген ихтыяҗ зур булган 11 электрон хезмәт кулланыла.Казанда 2019 елга муниципаль хезмәтләрнең яртысы электрон төргә күчәргә тиеш. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Мәгълү...

Бүген ихтыяҗ зур булган 11 электрон хезмәт кулланыла.


Бүген шәһәр халкы ихтыяҗ зур булган 11 электрон хезмәттән куллана. Алар – бала туу, кеше үлеме, никахлашуны теркәү, торакны торак булмаган бинага күчерү кебек эшләрне теркәү һәм башка шундый хезмәтләр.
2017 елда электрон төргә ике хезмәт кертелергә ниятләнелә: балаларны балалар бакчасына кабул итү һәм архив белешмәләрен, документларның күчерелмәләрен бирү. Якын арада муниципаль учреждениеләрдә – район хакимиятләрендә, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәләрендә, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетларында «Электрон чират» кертеләчәк.
«Март аеннан электрон чират башкаланың Киров һәм Мәскәү районнарында эшли башлый», – дидел Ханнанов.
Дәүләт хезмәтләрен мәгълүматлаштыру программасы Татарстанның Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера