Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Бауман урамында “Георгий тасмасы” акциясе старт алды

9 Майга кадәр 15 мең тасма тарату планлаштырылган.Казанда Бауман урамында “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. 9 Майга кадәр 15 мең тасма таратылыр дип көтелә. Волонтерлар Бөек Ватан сугышы вакыйгала...


9 Майга кадәр 15 мең тасма тарату планлаштырылган.




Казанда Бауман урамында “Георгий тасмасы” акциясе старт алды


Казанда Бауман урамында “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. 9 Майга кадәр 15 мең тасма таратылыр дип көтелә. Волонтерлар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын хәтерләтүче тасмаларны барлык кешегә тарата. Әлеге акция бер үк вакытта илнең 85 төбәгендә башанып киткән.
Старт ежегодной акции
Бөтенроссия “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте кысаларында таратыла торган “Георгий тасмасы”н Бауман һәм Петербург урамнарында, Җиңү паркында алырга мөмкин. Шулай ук тасма Г. Камал театры һәм Горький паркында да таратылачак.
Старт ежегодной акции
Бөтенроссия “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырыла. Ул киң таралу ала һәм 2016 елда илнең һәр төбәгендә барлыкка килә. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләренең мәгариф учреждениеләре белән эшләү бүлеге белгече Алина Шаронова җиткерде.
Старт ежегодной акции
Татарстан башкаласында уза торган акциядә үзләре теләк белдергән 50 кеше катнаша. Алар барысы да җәмәгать оешмалары волонтерлары. Акциядә катнашучылар һәр көнне шәһәр урамнарында Бөек Җиңү символы булган тасмаларны таратачак.
Фото: Рамиль Гали
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера