Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы башланды

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Сәламләү сүзләрен ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхрази...

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы башланды
Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Сәламләү сүзләрен ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев укыды.

Татарстан Президенты соңгы бер гасырның хатын-кыз өчен мөмкилекләр ачылу чоры булуын ассызыклады. "Гаилә учагын саклауда, бала тәрбияләүдә, җәмгыятебездәге рухи-әхлакый эшчәнлектә аеруча зур", диелгән сәламләүдә.
Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының Президиумы, мандат комиссиясе, хисап комиссиясе, секретариат сайланды. Президиумда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Кыргызстан, Австралия вәкиләре бар.

Беренче чыгышны күренекле галимә Тәэминә Биктимерова ясады. Аның чыгышы I Бөтенроссия татар хатын-кызлары съезды турында мәгълүмат бирде.

 

Фото: Салават Камалетдинов


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: