Казанда яңа парк ачылачак
Шул уңайдан булачак тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.Казанда соңгы берничә дистә елда беренче тапкыр буларак яңа парк ачыла. Бу яңартылган түгел, нәкъ менә яңа парк. Таулар-Әмә...
Казанда соңгы берничә дистә елда беренче тапкыр буларак яңа парк ачыла. Бу яңартылган түгел, нәкъ менә яңа парк. Таулар-Әмәт урман паркында шул уңайдан булачак тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Республика Хөкүмәте порталында шул хакта мәгълүмат бар.
Татарстан лидеры проектның беренче чиратын гамәлгә ашыру барышында калкып чыккан объектларны карап чыгачак, урман-парк зонасын уңайлырак итү проектының икенче этабы буенча авторлар тәкъдимнәре белән танышачак.
Чыганак: "Татар-информ"
Добавить комментарий