Казанда инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе ачыла
Казанда инвалидлар декадасы уңаеннан, вакансияләр ярминкәсе эшләячәк. Ул иртәгә, 5 декабрь көнне “IT-парк”та (Петербург урамы, 52 йорт) уза. Ярминкәдә мөмкинлекләре чикле булып та эш эзләүчеләр, булга...
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вакансияләр ярминкәсендә шәһәрнең 32 оешмасының кадрлар хезмәте катнаша. Алар арасында «Мотормежтрансавто» ҖЧҖ, «Казанский завод «Электроприбор» ААҖ, «Генерирующая компания» («Казанские тепловые сети») ААҖ, «Завод металлической тары» ҖЧҖ, «Казметрострой», «Татэнергосбыт» АҖ, «ИКЕА ДОМ» ҖЧҖ филиалы катнаша. Алар эш эзләүчеләргә 500 ачык вакансия тәкъдим итәчәк.
Ярминкәгә килүчеләр, Казанның төрле оешма-предприятиеләрендәге 18 мең вакансия турында мәгълүмат алачак. Шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга мәшгульлек үзәге, пенсия фонды, социаль яклау үзәге белгечләре җавап бирәчәк.
Вакансияләр ярминкәсе үз эшен 9.00 сәгатьтә башлый. Ярминкә кысаларында барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.
Узган ел инвалидлар декадасына багышланган вакансияләр ярминкәсенә 1350 кеше килгән, шуның 368е мөмкинлекләре чикле категориягә керә. Нәтиҗәдә, алга таба эшкә урнашу өчен 109 юллама бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда хезмәткә яраклы яшьтә булган 80,2 мең инвалид яши. Шуның 30 %ы, ягъни 24 меңе эш белән тәэмин ителгән. Республикада яшәүче 70 инвалид быел үз эшен ачкан.
“Татар-информ”
Добавить комментарий