Казанда махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә
14-нче августта Казанда махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Алар 5 мәйданчыкта 6:00 сәгатьтән эшләячәк.Продукцияне арзан бәядән тәкъдим итәчәкләр. Суган һәм чөгендер килограммы 15 сумнан, бәрәңге...
Продукцияне арзан бәядән тәкъдим итәчәкләр. Суган һәм чөгендер килограммы 15 сумнан, бәрәңге – 20 сумнан, кишер – 30 сумнан, кәбестә – 25 сумнан сатылачак. Узган атнада казанлылар өчен 6,5 тонна бәрәңге, 8,6 тоннадан артык кәбестә, 3,5 тоннадан артык кишер, 5,2 тонна суган, 3,5 тоннадан артык чөгендер һәм 6 тонна томат кайтарылды.
Сәүдә мәйданчыклары адреслары
Авиатөзелеш районы – Дементьев урамы, 7-нче номерлы йорт янында;
Киров районы – Батыршин ур., 20-нче номерлы йорт янында;
Яңа Савин районы – Академик Лаврентьев урамы, 10-нчы номерлы йорт янында;
Идел буе районы – Ю.Фучик урамы, 72-нче номерлы йорт янында;
Совет районы – Липатов урамы, 7.
Мондый форматтагы сәүдә яшелчә продукциясенә бәяләрне тотрыклыландырганга яки агымдагы елның 11-нче сентябренә кадәр дәвам итәчәк, ул чакта традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак.
KZN.RU
Добавить комментарий