Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда «Россия почтасы» логистика үзәге ачылды

«Казан» халыкара аэропорты территориясендә «Россия почтасы» логистика үзәге сәнәгый файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә «Россия почтасы» матбугат хезмәте.Логистика үзәге Татарстан, Мари Эл, Чуашстан...

Казанда «Россия почтасы» логистика үзәге ачылды
«Казан» халыкара аэропорты территориясендә «Россия почтасы» логистика үзәге сәнәгый файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә «Россия почтасы» матбугат хезмәте.
Логистика үзәге Татарстан, Мари Эл, Чуашстан, Удмуртия республикалары, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүче 12 миллионга якын кешегә хезмәт күрсәтә. Биредә хатлар, посылка, бандерольләр (һ.б.) 3,5 мең почта бүлеге өчен сортларга аерыла.
Церемония открытия Казанского логистического почтового центра. Фото Марсель Бадыкшин
Логистика үзәгендә 700дән артык хезмәткәр эшли. Эшнең күләме артуга бәйле рәвештә 1,5 мең эш урыны булдырылачак.
Бүген тантанада катнашучылар «Казан» аэропортына Кытайның Чжэцзян провинциясе башкаласы - Ханчжоу шәһәреннән килгән Ту-204С самолетыннан почта аша җибәрелгән әйберләрне бушату процессын күзәтте.
Церемония открытия Казанского логистического почтового центра. Фото Марсель Бадыкшин
Логистика үзәген файдалануга тапшыру чарасында Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Россия почтасы» генераль директоры Николай Подгузов, Федераль таможня хезмәте башлыгының беренче урынбасары Руслан Давыдов, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
«Татар-информ»

Фото: president.tatarstan.ru


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: