Казанда Тукай көненә багышланган чарада түләүсез экскурсияләр оештырылачак
18 май көнне Казанда беренче тапкыр узачак “Тукай урамы көне”ндә экскурсияләр, квестлар, интерактив лекцияләр, мультфильмнар карау, төрле остаханәләрдә шөгыльләнү, интеллектуаль викториналар үткәреләч...
18 май көнне Казанда беренче тапкыр узачак “Тукай урамы көне”ндә экскурсияләр, квестлар, интерактив лекцияләр, мультфильмнар карау, төрле остаханәләрдә шөгыльләнү, интеллектуаль викториналар үткәреләчәк. Чара турында “Татар -информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сөйләделәр.
“Велосипедлы эксурсияләр 10:00 сәгатьтә башланып китә. Бу көнне җәяүле экскурсия дә узачак. “Екатерининская урамыннан Габдулла Тукай урамына кадәр” дип аталган җәяүле экскурсиядә Тукай урамында урнашкан тарихи объектлар белән танышу мөмкинлеге булачак”, - диде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.
Программада тагын ике чара бар: музей бинасы артында урнашкан бакчада Татар дәүләт филармониясенең "Илһамият" клубы башкаруында Тукай сүзләренә һәм халык көйләренә язылган "Тукай моңнары" концерты һәм Камал театры артистлары башкаруында "Шигьри спектакль". Музей бакчасына бина аша, Юныс мәйданыннан һәм Тукай урамыннан керергә мөмкин. Иртәгә барлык керү юллары да ачык була.
“Безнең бөек Тукаебызга, иске Татар Бистәсенә игътибар бирергә, аның тарихын ачыкларга кирәк. Мондый формалар яшьләр, туристлар, кунаклар арасында бик популяр. Казанлылар өчен дә бик кызыклы булыр дип ышанып калам”, - диде “Казан шәһәре башкарма комитеты “Иске шәһәр” префектурасы” территориясе префекты Марат Усманов.
"Татар-информ"
Добавить комментарий