Казанда укытучылар белән Бердәм дәүләт имтиханы уздырып караячаклар
Казанда мәктәп хезмәткәрләре өчен сынау имтиханнары 29-30 июньдә булачак. Бу хакта Казан шәһәре мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов әйтте.«Имтихан кампаниясе ба...
Казанда мәктәп хезмәткәрләре өчен сынау имтиханнары 29-30 июньдә булачак. Бу хакта Казан шәһәре мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов әйтте.
«Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан, 29-30 июньдә сынау имтиханнары уздырылачак. Алар барлык пунктларда укучыларсыз, әмма пункт эшчеләре катнашында узачак», — диде Ирек Ризванов.
Дәүләт имтиханнары барышында хезмәткәрләр оештыру мәсьәләләрен һәм техник әзерлекне тикшерәчәк. Имтихан пунктларында барлык белгечләр дә инструктаж узачак.
Чыгарылыш укучылары өчен имтиханнар 3-25 июльдә үтәчәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий