Казанда укытучылар өчен һөнәри осталыкны арттыру үзәкләре ачылачак
Быел Казанда ике яңа белем бирү үзәге (укытучыларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру, шулай ук педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү) ачылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән минист...
Әлеге үзәкләр «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» төбәк проекты кысаларында оештырылачак.
Үзәкләрнең берсендә укытучылар, шул исәптән онлайн-белем бирү ярдәмендә, үзләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрә алачак.
Яңа үзәкләр ачу ярдәмендә алты елдан соң Татарстан Республикасындагы мөгаллимнәрнең һәр икенчесе мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеше буенча илкүләм системага җәлеп ителәчәк.
«Чараны гамәлгә ашыруга 86,4 миллион сум акча каралган», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Аның 70 миллионы – РФ казнасыннан, 16,4 миллионы ТР бюджетыннан бүленәчәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий