Казанга Герхард Шредер килде
Бүген Татарстанга кыска вакытлы эшлекле сәфәр белән "Роснефть” директорлар советы рәисе, Германиянең элеккеге Федераль канцлеры Герхард Шредер килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте...
Бүген Татарстанга кыска вакытлы эшлекле сәфәр белән "Роснефть” директорлар советы рәисе, Германиянең элеккеге Федераль канцлеры Герхард Шредер килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан аэропортында Шредерны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алган.
Мәртәбәле кунак аэропортка төшү белән Казан Кремленә барган. Анда тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен карау буенча экскурсия оештырылган.
Хәзер ул Татарстан лидеры белән очрашуга бара. Бу хакта үз Twitter’енда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итә.
Герхард Шредер “Казан Арена”да 17.00 сәгатьтә башланачак Футбол буенча дөнья чемпионатының Германия — Көньяк Корея матчында катнашу өчен килгән.

“Татар-информ”
Добавить комментарий