Казанның Генераль план проекты старт алды
17 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ бинасында Казанның Генераль план проектын эшләтеп җибәрүгә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Әлеге проектка кагылышлы тәкъдимнәрне ничек һәм кая тапшырырга мөм...
17 июля 2019
“Иртәгә, 18 июль көнне, Казанның Генераль планы проекты Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлары җыентыгында бастырып чыгарылачак. Шулай ук шәһәрнең рәсми порталында (KZN.ru) тәкъдим ителәчәк. Дүрт көн дәвамында (29 июльдән 1 августка кадәр) "Җәмәгать фикер алышуы" мәгълүмат системасында халыктан тәкъдим-фикерләр кабул ителәчәк. Экспозиция эшләгән арада фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юлларга мөмкин булачак ”, – дип сөйләде Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина.
Фикер-тәкъдимнәрне калдыру өчен, РФ гражданы ЕСИА бердәм системасында теркәлергә тиеш. Әгәр граждан әлеге системада теркәлмәгән булса яки мөстәкыйль рәвештә теркәлә алмаса, һәр район хакимиятендә, шулай ук Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә (Груздев ур., 5) моның өчен компьютерлар белән эш зоналары оештырылачак. Волонтерлар ничек дөрес һәм тиз теркәлергә кирәклеген аңлатачак. Гражданнарга үзләре белән паспорт һәм СНИЛСларын алырга кирәк булачак.
Шунысын да әйтергә кирәк: Интернетка керү мөмкинлеге булмаган гражданнар язма хат рәвешендә мөрәҗәгать итә ала (Груздев ур.,5, 102 каб.). Җәмәгать фикер алышуларына йомгак ясалачак, Генераль план буенча карар кабул итү өчен Казан шәһәре Думасы депутатларына тәкъдим ителәчәк.
Генераль планны 2019 ел ахырында кабул итү планлаштырыла.
Автор: Диләрә Талипова
Фото: Султан Исхаков
Добавить комментарий