Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанның төп чыршысы Россиядәге иң матур чыршыларның берсе булды

Казанның төп чыршысы иң матур Яңа ел чыршылары исемлегенә керде. Бу хакта SuperJob сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.Казандагы яңа ел чыршысы респондентларның 63 процентына охшаган. Җавап бирүчелә...

Казанның төп чыршысы иң матур Яңа ел чыршылары исемлегенә керде. Бу хакта SuperJob сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казандагы яңа ел чыршысы респондентларның 63 процентына охшаган. Җавап бирүчеләрнең 13 проценты канәгатьсезлек белдергән, ә калганнар сорауга конкрет җавап бирә алмаган.
Рейтингның беренче урынын Уфа алган — монда Яңа ел чыршысы шәһәрдә яшәүчеләрнең 66 процентына ошаган. Лидерлар өчлеген Воронеждагы чыршы яба (62%).
Ә Волгоград һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр үз шәһәрләрендәге чыршыны ошатмаган. Волгоградта яшәүчеләрнең нибары 41 процентына гына чыршы ошаган, ә Санкт-Петербург халкының 33 проценты гына яңа ел чыршысын ошаткан. Ә Петербургта яшәүчеләрнең 38 проценты Сарай мәйданына куелган төп чыршы бөтенләй ошатмаган.
Сораштыру өчен һәр шәһәрдә 700 кешене, ә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта бер мең кеше сайлаганнар.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: