Казанның тугызынчы сыйныф укучылары йомгаклау билгеләре нигезендә профильле сыйныфларга күчә алачак
Быел Казанда 9-нчы сыйныфны 11 мең 408 укучы тәмамлаган. Аттестатлар тапшырганнан соң, алар югары сыйныфларда укуларын дәвам итә яки урта махсус уку йортларына укырга керә алачак. Профильле 10-нчы сый...
Профильле сыйныфларны формалаштырганда мәктәп устав һәм «Профильле 10-нчы сыйныфларга укучыларны кабул итү турындагы нигезләмә» локаль акты белән җитәкчелек итәргә тиеш. Күпчелек очракта профильле сыйныфларга керүнең өстенлекле хокукыннан тугызынчы класстан чыгарылганда дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) уңышлы үткән һәм профиль предметлары буенча «яхшы» һәм «бик яхшы» дигән йомгаклау билгеләренә ия укучылар, шулай ук муниципаль, төбәк һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар файдалана. Дәүләт йомгаклау аттестациясе быел үткәрелмәгәнгә күрә, профильле сыйныфларга уку барышында алган йомгаклау билгеләре һәм казанышлары каралачак, дип билгеләп үттеләр Мәгариф министрлыгында.
Шулай ук укучылар унынчы классларда универсаль уку планы (профильсез укыту) тормышка ашырыла торган мәктәпләрдә укуларын дәвам итә алачак. Бүгенгә Казанда шундый мәктәпләр җитәрлек санда билгеләнгән, дип ачыклык керттеләр Мәгариф идарәсендә.
10-нчы сыйныфка кабул иткәндә буш урыннар булмаган һәм башка кыенлыклар булган очракта, ата-аналар кайнар линия телефоннары буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә ала:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)522-92-78, +7(843)522-86-80;
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)224-34-32, +7(843)224-28-45;
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)555-74-17, +7(843)560-57-92;
Совет районы: +7(843)272-36-24, +7(843)272-44-74.
Шулай ук Мәгариф идарәсенә түбәндәге телефон буенча шалтыратырга мөмкин: +7(843)292-70-52.
KZN.RU
Добавить комментарий