КФУ җиде юнәлеш буенча QS бәйсез британ басмасы рейтингына керде
Фәннәр рейтингы топына беренче тапкыр Казан химиклары да кергән.
“Узган ел без өч рейтингта тәкъдим ителгән идек, быел нәтиҗәләр сизелерлек яхшырды. Лингвистика өлкәсендә күрсәткечләрне 50 нче позициягә, дөнья рангы кысаларында 101-151 дәрәҗәсенә - Россиядә бу Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында дигән сүз. "Коммуникацияләр һәм медиа" юнәлешендә – дөнья рангында - 151–200, Россиядә - беренче урында. "Химия" буенча бу фән рейтингына беренче тапкыр кердек: Россия буенча бишенче урында торабыз», – дип сөйләде Илшат Гафуров.
Аның сүзләренчә, әлеге рейтингларда катнашып, вуздагы һәр институтның үсеш дәрәҗәсен ачыклап була, һәм алар тулаем алганда университетның гомуми рейтингын күтәрә.
«Лингвистика», «Журналистика» һәм «Химия» дән тыш фән рейтингында «Археология» - 151 – 200 ранг белән, Россия буена өченче; «Инглиз теле һәм әдәбияты» (251 – 300) Россия буена икенче; «Мәгариф» – (251 – 300) Россия буена икенче; «Икътисад һәм эконометрика» (301 – 350) Россия буена бишенче һәм шулай ук «Физика һәм астрономия» ( 351 – 400) Россия вузлары арасында 11 нче урынны алды.
Добавить комментарий