Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

КФУга кабул итү кампаниясе башланды

24 июньдә ТАТМЕДИАның конференц-залында Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе...

24 июньдә ТАТМЕДИАның конференц-залында Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дирекциясе вәкилләре катнашында матбугат конференциясе узды. Әлеге очрашуда киләсе уку елына студентлар кабул итү, гамәлдәге программалар һәм бюджет мәсьәләренә караган планнар турындагы мәгълүмат яңгырады.
“20 июньдә кабул итү кампаниясенә старт бирелде. Берничә көн дәвамында без абитуриентларны кабул итәбез, башка ел белән чагыштырганда, саннар якынча тигез бара. Тулаем алганда,  филология фәннәре буенча кабул итү былтыргы кебек калды,” – дип, әлеге теманы башлап җибәрде Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Журналистика бүлегенә керергә теләүчеләрне  Россия Федерациясе бюджетыннан бүлеп бирелгән урыннар көтә, шулай ук түләп тә укырга мөмкин. Бу очракта уку өчен студентлар үзләре яисә аларга эш бирүчеләр түли.  Бюджет урыннарына килгәндә, кабул итү принцибы былтыргыча  кала. Быел институтка 365 бюджет урыны бирелә,  былтыр ул 363булган, 2017 елда - 337, ә 2016 елда - 342 урын. Күргәнебезчә, күпмедер күләмдә бюджет урыннары артып килә,  365 бюджет урынының 106сы - магистратура, 259ы бакалавриат программаларына карый.
Быелгы кабул итү кампаниясенең бер яналыгы бар, дип әйтеп китте Рәдиф Җамалетдинов, ул да булса чит илләрдән безгә укырга керүче абитуриентлар имтиханнарны читтән торып, ягъни онлайн форматта тапшыра ала. Шулай ук, Габдулла Тукай исемендәге югары мәктәпкә документлар кабул итү вакыты башка юнәлешләргә караганда аерылып тора. Чөнки биредә үз имтиханнары каралган, шуна күрә документларны 11 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Габдулла Тукай исемендәге югары мәктәпнең кабул итү программалары белән КФУның Фиология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамиль Мирзаһитов таныштырып китте. “Кабул итү юнәлешләренә килгәндә, быел “Дизайн”  юнәлеше ачылды. Быел “Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле. Педагогика” дигән юнәлешкә 20 бюджет урынына студентлар кабул итәбез,” – диде ул.
Икенче юнәлеш – “Татар теле һәм әдәбияты. Практик филология” дип атала, ул күбрәк журналистикага бәйле булачак. Нигездә биредә укучылар тел, әдәбият белгечләре, журналистлар, фәнни  юнәлештә шөгыльләнүче белгечләр булып чыгачак. Барлыгы  20 бюджет урыны каралган.
Тагын бер мөһим юнәлеш - бюджет урыннарыннан тыш та кабул итү программаларының эшләве. Шуларның берсе республика заказы буенча педагогик  кадрлар әзерләү программасы, ул 2018 елдан башланып киткән. Былтыр әлеге программа буенча 125 укучы кабул ителсә, быел 150 абитуриент кабул ителергә тиеш.
Әлеге уку программасы башка уку программаларыннан аерыла, чөнки монда ике телдә дә укыта ала торган белгечләрне әзерлиләр. “4” һәм “5” билгеләренә укыган балаларга республика шулай ук 15 мең сум күләмендәге стипендия түләячәк.  Эш урыннарына килгәндә, әлеге уку программасын үзләштергән белгечләргә эш урыннары гарантияләнә.,
КФУның Фиология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Йосыпова  магистратурада гамәлдә булган уку программалары белән таныштырды. Бигрәк тә төрки телләрне өйрәнү программасы популяр санала. Әлеге программаны үзләштерү өчен Корея, Кытай, Сүрия һәм Төркия кебек илләрдән дә студентлар киләләр, дип сөйләде Әлфия Йосыпова.
 
Диләрә Талипова
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: