Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Киләсе елда 10 нчы сыйныфларны “телдән сөйләү” белән инглиз теленнән тест көтә – министр

Чит телләр буенча белем бирү мәсьәләсендә борчылырлык урын бар. Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кичә бу хакта Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика ав...

Чит телләр буенча белем бирү мәсьәләсендә борчылырлык урын бар. Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кичә бу хакта Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.
“Ел саен үткәрелә торган диагностика тестлары 4, 6 һәм 8 нче сыйныф укучыларының чит телләрне белү дәрәҗәсе әллә ни югары булмавын күрсәтә”, - дип белдерде Энгель Фәттахов.
Министр сүзләренчә, республика командасының инглиз теле буенча бөтенроссия олимпиадасында мактанырлык чыгыш ясамавы да уйланырга мәҗбүр итә. Киләсе елның апрелендә илкүләм олимпиада Казанда узачак.
“Безнең тарафтан чит тел белемен камилләштерү буенча “юл картасы” эшләнде. Киләсе елда 10 нчы сыйныфларда “телдән сөйләү” бүлеге белән инглиз теленнән тест үткәреләчәк. Шул рәвешле, без 2022 елга да әзерләнәбез, ул вакытта Россиядә чит илдән Бердәм дәүләт имтиханын гамәлгә кертү планлаштырыла”, - дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: