Мәктәптә ата-аналар җыелышын урамда һәм онлайн режимда үткәрергә киңәш иттеләр
Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларына ата-аналар җыелышын урамда һәм онлайн режимда үткәрергә киңәш иттеләр. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Тат...
«Безгә мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да еш кына ата-аналар җыелышы турында сорау бирәләр. Биредә ата-аналар җыелышын онлайн режимында яки урамда үткәрүгә өстенлек бирергә кирәк», — дип искәртте Патяшина.
Аның сүзләренчә, әгәр ата-аналар җыелышын бинада үткәрү ихтыяҗы бар икән, анда кешеләр саны илледән дә артык булмаска тиеш. Шул ук вакытта, барлык әти-әниләрнең дә битлек киюе шарт, ә җыелыштан соң дезинфекция чаралары кулланып бүлмәне җыештырып чыгарга һәм җилләтергә кирәк.
Моннан тыш, балалар бакчаларында утренникларны төркемнәр буенча гына үткәрергә мөмкин, дип өстәде Патяшина.
"Татар-информ"
Добавить комментарий