Мәскәү татарлары Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы каршыларга җыена
Бүген Мәскәү татарлары Шереметьево аэропортында Олимпия һәм Европа чемпионы Алинә Заһитованы каршы алырга җыена. Каршы алучылар арасында Россия мөфтиләр советының попечительләр комитеты рәисе Фәрит Фә...
“Без хәзер күбрәк яшьләр белән эшлибез. Яшьләр татар телен белергә тиеш. Алинә Заһитова безгә бу хәлдә булышыр дип ышанып калабыз. Без аны бүген футболкаларыбызны киеп, Татарстан әләмен тотып каршы алачакбыз. Аңа үзебезнең футболка белән чокырны бүләк итәчәкбез. Алинәне татар мәктәбенә чыгыш ясарга чакыргач, ул ярдәм кулын сузар дигән өмет бар. Максатыбыз мондый – татарларның ил данын яклый алырлык булуын күрсәтү һәм, горурланып татар телендә сөйләшү”, - диде Рөстәм Ямалиев.
“Татар-информ” хәбәрчесенә Фәрит Фарисов та үз фикерен җиткерде. “Без Алинәгә бөтенебез берьюлы өч татар сүзе әйтәчәкбез. Дөресен генә әйткәндә, аны каршы алучы кеше күп булачак. Шуңа күрә без соңыннан, бераз вакыт узгач, Алинә белән аерым очрашу оештырырга планнаштырабыз. Алинә белергә тиеш: аның шундый ата-бабалары булмаса, ул Алинә Заһитова булмас иде!”- дип белдерде Фәрит Фәрисов.
Алинә Заһитованы каршы алу чарасы бүген кичке сәгать 6да була.
“Татар-информ”
Добавить комментарий