Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәлен яңача яктыртачаклар
Шәһәр хакимиятендә Муса Җәлил урамында урнашкан Герой-шагыйрь һәйкәле Зябликово районының йөзе дип белдерәләр.Мәскәү шәһәренең Зябликово муниципаль округы Депутатлар советы утырышында Герой-шагыйрь Му...
Мәскәү шәһәренең Зябликово муниципаль округы Депутатлар советы утырышында Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле урнашкан урынны яңача яктыртырга килешенде, дип хәбәр итә Мәскәүнең көньяк административ округы префектурасы матбугат хезмәте.
Депутатларга район идарәсе башлыгы беренче урынбасары Алексей Веришко сөйләгәнчә, беренче вакытта һәйкәл тирәсендәге яктырткычларны Татарстаннан шушы ук һәйкәлне куйган подрядчы оешма урнаштырган булган. Ләкин ут баганалары үз вакытында шәһәр балансына алынмау сәбәпле, берникадәр вакыттан соң сүтеп алынган.
Хәзер яңа дүрт ут баганасын идарә акчасына Зябликово районын төзекләндерү һәм комплекслы үстерү программасы кысаларында куячаклар. Баганаларны 2017 елда утыртачаклар.
Депутатлар Муса Җәлил һәйкәле - истәлекле урын, һәм үзенә күрә районның йөзе дигән фикерне әйтеп, бу карарны хуплаган. Һәйкләл яныннан кеше күп үтеп йөри, биредә “Борисово” метро станциясенә җәяүлеләр юлы уза.
Зябликово районындагы Муса Җәлил урамы башында Герой-шагыйрьгә һәйкәл 2012 елның 24 августында ачылган иде. 2015 елда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына аның тирәсенә агачлар утыртылды.
Чыганак: "Татар-информ"
Добавить комментарий