Дмитрий Медведев WorldSkills катнашучыларының эш урыннары белән танышты
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 45нче WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык дөнья чемпионаты конкурсантларының эш урыннарын карап чыкты. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә ярышлар зонас...
Аерым алганда, Россия Хөкүмәте Рәисе «Санлы программа идарәсе (ЧПУ) станокларында фрезерлау эшләре» компетенциясе буенча конкурс үткәрү мәйданчыгы белән танышты. Катнашучыларга бирем, болванка һәм сызым бирелә, аннан соң балалар дүрт сәгать эчендә детальне мөстәкыйль рәвештә ясарга тиеш.
Медведевка бу өлкәдәге стандартларның 2013 елдан соң ничек үзгәрүен күрсәттеләр. Ул чакта чемпионат вакытында нибары берничә кеше гади детальләр ясый алды. Хәзер инде яшьләрнең яртысыннан артыгы турнир барышында катлаулы объектлар ясый.
Бүгенге көнгә Дмитрий Медведевның һәм Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы планлаштырылган. Кичкә таба республика җитәкчесе, Россия Хөкүмәте башлыгы һәм башка рәсми затлар WorldSkills Kazan 2019 ачылу тантанасы узачак «Казан Арена» стадионына барачак.
"Татар-информ"
Добавить комментарий