Милли китапханәдә "Минем гаиләм – минем байлыгым" күргәзмәсе ачылды
Июль аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында ел саен 8 июльдә билгеләп үтелүче Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Минем гаиләм – минем байлыгым"...
"Гаилә бәхете җиңел генә бирелми – аңа ирешү өчен күп көч куярга кирәк. Бер-береңне кайгырту, йортны һәм балаларны карау, гаиләгә кирәкле керемне тәэмин итү кебек бурычларны үтәү мөһим", диелә бу хәбәрдә.
Күргәзмә бер-берең белән аралашудан шатлык алырга, юк-барга үпкәләшмәскә, яшүсмер белән уртак телне табарга, никахны саклап калырга һ.б. өйрәтер, дип ышана оештыручылар.
Экспозициядә ышанычка, аңлауга һәм үзара җаваплылыкка нигезләнеп балалар белән нәтиҗәле аралашу стиле булдырырга ярдәм итүче басмалар да шулай ук мөһим урын алып тора.
Күргәзмәдә гаиләдәге социаль мәсьәләләрне хәл итү, балаларны китап укырга өндәү буенча психологлар һәм педагоглар киңәшләрен үз эченә алган китаплар да тәкъдим ителә. Гаилә бәйрәмнәрен оештырырга булышучы кызыклы китаплар да бар.
"Татар-информ"
Добавить комментарий