Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе бәйрәменә Россия төбәкләреннән яшьләр киләчәк

26 апрельдә акциянең гала-концерты Казанның Бауман урамында узачак.“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты  26 нчы апрельдә - Габдулла Тукай туган көнне узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман...

26 апрельдә акциянең гала-концерты Казанның Бауман урамында узачак.





«Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сәүдә һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә, ди Гүзәлия Гыйниятуллина. - Бу алым оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, элекке елларда «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестры сайты һәм “Әкият” курчак театры сайты) татар телен кулланылышка кертте. Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып кала. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак. Ел саен антипремия үз нәтиҗәләрен күрсәтә, оешмалар ике дәүләт телен дә файдаланып эш итә башлыйлар».
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында 26 апрель Бауман урамында яшь архитекторларның “Ә” арт-объекты тәкъдим ителәчәк. Бер ай алдан яшь архитекторлар арасында “Ә” арт-объектын җитештерү буенча конкурс игълан ителде. 2016 елны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан студентлар беренче тапкыр татар кульязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсе ясаган. 2017нче елда «Ә» арт-объекты эскизларын эшләү архитектура факультеты өчен гамәли дәресләр кысаларында үтте. “Qullar” студиясе әлеге конкурста җиңүченең “Ә” арт-объектны җитештерәчәк, ди проект авторлары.
Бауман урамында 26 апрель көнне узачак гала-концертка Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар - Башкортстанның татар һәм башкорт яшьләре, Мари-Эл һәм Удмуртия республикасыннан, Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән һ.б. шәһәрләрдән актив яшьләр килер дип көтелә. Традиция буларак, "Мин татарча сөйләшәм!" концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.
Акциянең музыкаль бизәлеше - лейбл Yummy Musicтан. K-Ru&Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев, Оскар&C7C5, Рәдиф Кашапов, Зарина Вилданова һәм CheekLaWeek, Juna, Илүсә Хуҗина һәм Altan һ.б. ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән  Әдилә Заһидуллина, Рамилә Галәүтдинова һәм Радик Мусин да чыгыш ясаячак.
Исегезгә төшереп узабыз, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең оештыручылары - Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан  мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән - Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
«Татар-информ»

 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: