Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Министрлар Кабинеты Россиядә вакытлыча яшәүгә квоталар санын киметкән

Хөкүмәттә әлеге карарның миграция процессларын җайга салуда нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлдерелгәнне әйтәләр.РФ Хөкүмәте 2017 елга чит ил гражданнарына һәм гражданлыклары булмаган затларга Россиядә вакы...

Хөкүмәттә әлеге карарның миграция процессларын җайга салуда нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлдерелгәнне әйтәләр.

РФ Хөкүмәте 2017 елга чит ил гражданнарына һәм гражданлыклары булмаган затларга Россиядә вакытлы торуга рөхсәт бирүгә квотаны 110,880 мең дип билгеләгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Әлеге карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Документ  бүген Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.

«Имзаланган карар белән 2017 елга чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затларга Россиядә вакытлы яшәү өчен 110 880 рөхсәт бирүгә квота билгеләнә. Алга таба алар заявкалар нигезендә Федерация субъектларына бүленә”, - диелә хәбәрдә.

 Чыганак: "Татар-информ"

 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: