Миңнеханов һәм Шәймиев СССР Герое Борис Кузнецов каберенә чәчәкләр салды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанның Арча зиратында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта республика җитәкчесенең ма...
Тантанада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Борис Кузнецовның якыннары һәм туганнары катнашты.
Борис Кузнецов 1925 елның 26 декабрендә Казанда туа. 1943 елның маенда фронтка китә, 791нче артиллерия полкының элемтә бүлеге командиры булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы вакытында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк итеп башкарган һәм 1944 елда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен сержант Борис Кузнецовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, шулай ук Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» тапшырыла.
"Татар-информ"
Добавить комментарий